16+

Урицкий паркына киң ябалдашлы тал гына җитми (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Казанның Урицкий исемендәге яңартылган паркы ачылды.

Урицкий паркына киң ябалдашлы тал гына җитми (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Казанның Урицкий исемендәге яңартылган паркы ачылды.

Парк танымаслык булып үзгәргән: күлне чистартканнар, суга төшеп торган агач баскычлар төзелгән. Күлдәге үрдәкләр өчен агач өй дә ясап куйганнар. Күлгә аэрация дә ясалачак, ди. Ягъни су кислородка баесын өчен, һава өрдерелеп торачак. Паркта спорт белән шөгыльләнергә теләгәннәр өчен махсус мәйданчыклар, велосипедта йөрү юллары булдырылган. Балалар мәйданчыклары да яңа җиһазлар белән баетылган. Өр-яңа эскәмияләрдә ял итеп утыручы әби-бабайлар шат.

Яшьлегебез биредә узды бит, - ди алар. Кызганыч, элеккеге Урицкий мәдәният йорты - хәзерге «Московский» мәдәният һәм спорт үзәге бинасы гына яңартылмый калган. Өлкәннәр шул клуб янындагы ябалдашлары күлгә үк төшеп торган зур талны да сагына. Ремонт вакытында аны кискән булганнар.

- Талыбыз паркның үзенчәлеген күрсәтеп тора иде, ул булмагач моңсу, - ди өлкәннәр.

Яңартылган Урицкий паркыннан фоторепортаж (Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading