– Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе үзенең эшчәнлеге күрсәткече буенча 39нчы урында. Бу рейтингны күтәрү, беренче унлыкка керү мөмкинлеге бар. Ләкин, бу безнең хезмәттәшләргә дә бәйле. Мәсәлән, планнан тыш тикшерүләр күрсәткечен прокуратура белән берлектә генә яхшыртып була. Кече бизнеска артык басым ясау да ярамый, – диде Җәүдәт Әхмәтханов.
Республиканың алкоголь базары предприятиеләренә узган елның декабре уртасында болай да “баш даруы” эчәргә туры килгән. Яңа ел бәйрәмнәренә күпләп спиртлы эчемлекләр сатып алу шаукымы башланган бер мәлдә бердәм дәүләт аналитика-мәгълүмат системасы (ЕГАИС) электрон платформасындагы “Алкоголь инспекциясе” системасы туктап калган. Шешәләрне бердәм дәүләт аналитика-мәгълүмат системасында теркәп булмаганлыктан, предприятиеләр өч көн дәвамында алкоголь продукциясен сатуга җибәрә алмаган.
Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов сүзләренә караганда, республикада 32 мең кешегә “алкоголик” диагнозы куелган. Спасс районы узган ел сәрхүшләр саны буенча күңелсез беренче урынга чыккан.
– Авылларда мәдәният һәм спорт чараларын активлаштырырга кирәк. Балаларны спорт түгәрәкләренә җәлеп итү зарур, – ди Сергей Осипов.
Шунысы тынычландыра, Роспотребнадзор оешмасының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова әйткәнчә, республикада узган ел спиртлы эчемлекләрдән агуланып үлү очрагы булмаган. Унсигез кеше төрле сыекча эчүдән агуланса да, исән калган.
Татарстан премьер-министры Алексей Песошин үзенең фикерләре белән уртаклашып, алкогольнең икътисади, социаль һәм сәяси әһәмияттәге продукция булуын искәртте. “Татспиртпром” узган ел республика бюджетына 15 миллиард сум акциз салымы түләгән.
– Дәүләт алкоголь инспекциясенең максаты – законлы нигездә алкоголь җитештерүче Татарстан предприятиеләренең көндәшлеккә сәләтлелеген ныгытуга юнәлтүдә, – диде Алексей Песошин.
Республика премьер-министры инспекциянең алкоголь базарында “соры бизнес”ка каршы алып барган көрәшен уңай бәяләде.
Комментарийлар