Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Казан Кремлендә Венгрия премьер-министры Виктор Орбан белән очрашты.
- Мин ярышларны телевизордан карадым, бар да матур күренә. Бу җитди чара, оештыру эшләре хатасыз башкарылган, котлыйм. Шәһәрнең һәр адымдагы үсеше мине таң калдырды, - диде Орбан.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Венгрия белән Татарстан ике арадагы икътисади мөмкинлектән тулысынча файдаланмыйлар.
- Без Венгрия белән товар әйләнешен арттыру яклы, - диде Татарстан лидеры. - Венгрия компанияләре, Россия базарына чыгу өчен, Татарстанны икътисади мәйдан итеп куллансалар, бик шат булыр идек, иң отышлы шартлар да тәкъдим итәргә әзербез.
Иртәгә, 9 августта Виктор Орбан Казанда уза торган Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының ябылу тантанасында катнашачак. 2017 елда Венгрия башкаласы - Будапешт киләсе чемпионатны үзендә кабул итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар