Владимир Путин БДБ илләре лидерларын «Киләчәк уеннары»н ачуга чакырды
Ярышлар Казанда 21 нче февральдә башлана.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Ярышлар Казанда 21 нче февральдә башлана.
Россия Президенты Владимир Путин БДБ илләре лидерларын «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ачуга чакырды. Ярышлар ТР башкаласында 21 нче февральдә башлана, 3 нче мартта тәмамлана.
«Киләсе елның февралендә Казанда инновацион «Киләчәк уеннары» узачак – бу Россия тәкъдим иткән спорт чараларының яңа форматы, ул динамик спорт дисциплиналарын һәм киберспортны берләштерә, – диде Владимир Путин, БДБ илләре лидерларының рәсми булмаган очрашуын ачып. – Барыгызны да «Киләчәк уеннары»н ачу тантанасына хөрмәтле кунаклар буларак чакырасым килә.
РФ Президенты сүзләренчә, спорт һәм физик культура – гуманитар хезмәттәшлекнең аерылгысыз өлеше. Владимир Путин шулай ук хезмәттәшләренә Белоруссиядә БДБ илләренең II Уеннарын уңышлы оештырганнары һәм үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерде, аның сүзләрен «РИА Новости» җиткерә.
Исегезгә төшерәбез, «Киләчәк уеннары» 2024 елның 21 нче февраленнән 3 нче мартына кадәр Казанда узачак. Ярышлар 21 гибрид дисциплинаны берләштерәчәк. Аларның һәрберсе фиджитал концепциясен берләштерә, ягъни классик спорт һәм киберспорт яки VR-/AR-технологияне үз эченә ала. ТР башкаласына 100 илдән 2,5 меңнән артык катнашучы киләчәк, ә бөтен дөнья буенча онлайн-тамашачылар 150 миллионга кадәр кеше булыр дип көтелә. Бу хакта Казан Мэриясе сайты хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Бурычың 30 мең сумнан артса, чит илгә чыгу чикләнә
-
#Язмыш
Венера һәм Тәлгат Кәримовлар гаиләсе: 50 елдан артык гаиләне саклауның сере нидә?
-
#Кыскача яңалыклар
Самосыровода этләре хатын-кызга ташланган промбаза башлыгы суд каршына басачак
-
#Кыскача яңалыклар
Дәүләт Думасында оныклар тәрбияләгән өчен пенсия баллары исәпләргә тәкъдим иткәннәр
-
#Кыскача яңалыклар
Башка җиргә күченү пенсия күләменә йогынты ясаячакмы?
Комментарийлар