16+

Вузларда “яслеләр” барлыкка килергә мөмкин

Россиядә дүрт миллионнан артык студент исәпләнә. Алар арасында көн саен лекцияләргә йөрүчеләр - 2,6 миллион, ягъни 60 проценттан артыгы.

Россиядә дүрт миллионнан артык студент исәпләнә. Алар арасында көн саен лекцияләргә йөрүчеләр - 2,6 миллион, ягъни 60 проценттан артыгы.

Мондый мәгълүматлар мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турындагы еллык докладта китерелгән. Статистика буенча, гаиләләрнең якынча 30 проценты кәләш әле студент булган чорда төзелә. Студент гаиләләренең һәр дүртенчесендә бала туа. Балалар әниләренә һәм әтиләренә укырга комачауламасын өчен Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларына ана һәм бала бүлмәләре яки кыска вакытка баланы калдырып тору төркемнәре оештырырга киңәш итә.

Бу төркемнәрне тулай торакларның һәм уку корпусларының беренче катларында урнаштырырга киңәш ителә. Мондый “балалар бакчасы”ның мәйданы нәниләр санына карап исәпләнергә тиеш. Анда баланы төрү өстәле, аны утырып ашату өчен кресло, душ керү мөмкинлеге, бәдрәф, бала ризыгы әзерләү өчен җиһазлар, суыткыч, микродулкынлы мич булырга тиеш. Шулай ук чишенү, уен бүлмәләре, балалар яшенә карап җиһазлар урнаштыру мөһим. Баланы бу төркемнәрдә 4 сәгатькә кадәр калдыру рөхсәт ителәчәк.

Мондый бүлмәләрне шәхси компанияләр һәм эшмәкәрләр оештырырга мөмкин. Алар ата-ана белән хезмәт күрсәткән өчен түләү күләмен билгеләп килешү төзиячәк, дип яза Парламентская газета.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading