16+

«Хуш! Син мәңгегә минем йөрәгемдә» музыкант Артур Кусимовны соңгы юлга озаттылар

«Элвин Грей» лейблының элеккеге музыканты Артур Кусимов белән Башкортстанда хушлаштылар.

«Элвин Грей» лейблының элеккеге музыканты Артур Кусимов белән Башкортстанда хушлаштылар.

24 октябрьдә Әбҗәлил районында музыкант Артур Кусимовны җирләделәр. Бу хакта социаль челтәрләрдә Элвин Грей псевдонимы белән танылган җырчы Радик Юльякшинның сеңлесе Регина Юльякшина язган.

Артур Кусимовны барысы да Кусим псевдонимы аша белә,Башкортстанда Әскәр авылында туган. Радик Юльякшин командасында 2015 елдан бирле эшләгән. Соңгы вакытта ул үз проекты өстендә эшләгән, кызганычка каршы, аны ахырына чаклы җиткерә алмаган. Элвин Грей сүзләренчә, 31 яшьлек музыкантның йөрәге туктаган.

Кусимов 22 октябрьдә Татарстанда вафат булган. 24 октябрьдә Артур Кусимовны туган авылы – Башкортстан Республикасының Әбҗәлил районы Әскәр авылында җирләгәннәр. 

Реклама

"Хуш, Кусимчик. Син мәңгегә минем йөрәгемдә", – дип язган социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә Регина Юльякшина.


Фото: Регина Юльякшинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading