“Яңа татар җыры”, “Татар моңы”, “Безнең җыр”: артык күп түгелме?
“Безнең җыр” иҗат лабораториясенең гала-концерты 1 октябрь көнне узачак. Бу хакта журналистлар өчен оештырылган матбугат очрашуында идея авторы Гүзәл Сәгыйтова белдерде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

“Безнең җыр” иҗат лабораториясенең гала-концерты 1 октябрь көнне узачак. Бу хакта журналистлар өчен оештырылган матбугат очрашуында идея авторы Гүзәл Сәгыйтова белдерде.
“Бу проект күпкә алдан булырга тиеш иде. Аның сметасын әллә кайчан ук Татарстанның Мәдәният министрлыгына биргән идек. Ләкин, күрәсең, вакыты җитмәгән булгандыр. Безнең җырларны кемдер кабул да итмәс, ләкин алар – искиткеч”, - ди Гүзәл Сәгыйтова.
Соңгы арада фестивальләр артып китте: Р.Ваһапов исемендәге фестиваль, И.Шакиров исемендәге республика премиясе, “Яңа татар җыры”, “Татар моңы”, “Безнең җыр” һәм башкалар. Гүзәл Сәгыйтова фестивальләр күп булсын, дигән фикердә. “Барысы да кирәк. Татарныкы булсыннар”, - ди ул.
“Безнең җыр” иҗат лабораториясе өчен шигырьләр иҗат иткән шагыйрә Гөлүсә Батталова сүзләренчә, проектның төп максаты – сәнгатьнең төрле өлкәләрендә эшләүче яшьләргә уртак иҗади мохит булдыру, яңа әсәрләр иҗат итү һәм милли җыр фондын тулыландыру.
“Проект шәхсән үземә татарның чын профессиональ композиторлары, җырчылары белән аралашу, иҗат итү мөмкинлеге бирде. Мин моңа кадәр әлеге шәхесләрнең барлыгын, иҗатларының көчле булуын белеп яшәсәм дә, үзләре белән якыннан аралашканым юк иде. Тамашачы милли тамырдан аерылмаган җырларны тыңларга килсен иде”, - диде Гөлүсә Батталова.
ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Безнең җыр” гала-концертында барлыгы 20 җыр яңгыраячак. Катнашучылар арасында Филүс Каһиров, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Алсу Фәйзуллина, Илүсә Хуҗина, Айгөл Хәйри, Алинә Шәрипҗанова, Зәринә Вильданова һәм башка талантлы җырчылар бар.
Концерт 1 октябрьдә 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында узачак.
Эльвира ШАКИРОВА
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар