«Татарстан илебезнең дәүләтчелеген, оборона куәтен һәм көчен ныгытуга үз өлешен кертә».
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары тәкъдим иткән төбәк башлыгының яңа вазифаи атамасы буенча карар лидер-төбәкнең көчле позициясен күрсәтә. «Татар-информ»га мондый фикерне бүген «Эксперт клубы» мәйданчыгының төбәк координаторы, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Яна Сирюкова белдерде.
"Хәзерге катлаулы геосәяси, социаль-икътисадый шартларда, махсус хәрби операция барган вакытта гына түгел, ә бәлки тышкы контурда һәм мәгълүмати кырда "мәгънәләр" көрәше бара торган шартларда, бүген барысы да иҗтимагый теләктәшлек, бердәмлек, гавами хакимиятнең бердәмлеге һәм милли лидер тирәсендә берләшү кирәклеге турында сөйләделәр", - дип билгеләде ул, Татарстан Дәүләт Советында узган утырышка шәрехләмә биреп.
Спикер депутатлар тәкъдим иткән карарны тулысынча хуплый.
«Татарстан илебезнең дәүләтчелеген, оборона куәтен һәм көчен ныгытуга үз өлешен кертә», - дип йомгаклады Сирюкова.
Комментарийлар