Яшь ярымлык сабыйны өч тәүлектән соң табалар. Исән-сау...
Кыз бала дүрт яшьлек апасы белән калган була.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Кыз бала дүрт яшьлек апасы белән калган була.
17 августта Смоленск өлкәсенең Темкинский районындагы Шелуков авылында яшь ярымлык сабый кыз чыгып китеп югала. Аны 20 августта өйләренннән 4 км ераклыкта табалар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Смоленск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.
Смоленск өлкәсендәге бер авылда 22 айлык Люданы әнисе дүрт яшьлек апасы белән уйнарга чыгара. Олы кыз сеңлесен ташлап китә, Люда апасы артыннан чабып карый, тик өлгермиһәм югала. Әти-әнисе баланы эзләп тапмый. Баланы өч тәүлек узгач кына коткаручылар таба. Хәзер баланың гомеренә куркыныч янамый. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Баланы волонтерлар эзли. Алар өйдән дүрт километр ераклыкка кадәр барып җитә. Өч тәүлек буена куе урманда адашып йөргән яшь ярымлык Люда табылгач, анасы аны күкрәгенә кыса.
Обнинск шәһәрендә яшәүче Кузиннар гаиләсе урман янында дача төзи. Быел җәен ике бала һәм әти-әнисе бирегә күченә. «Бик ачык һәм дустанә кешеләр», — ди күршеләре.
17 августта әни кеше күршегә — 500 метр ераклыкта урнашкан өйгә кереп китә. Люданы дүрт яшьлек апасы белән калдыра. Аннары олы кыз әнисе артыннан китеп бара. Люда апасы артыннан өлгерә алмый. Сабый югала, җинаять эше ачыла.
Якындагы урманны җәяүләп барлап чыгалар, водолазлар сулыклардан эзли. 500 ләп кеше баланы эзләшә.
Люда өч тәүлектән соң урманда табыла. Ул аңында, волонтерлар кычкырган тавышка дәшә. Аның тәнендә черкиләр тешләгән урыннар бар. Аның гомеренә куркыныч ярамый, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
«Динле, иманлы куллар белән эш итәбез»
-
#Төрлесе
«Курчак кебек өйдә утырган хатыным тормышка кайтты, кабат кеше булды»
-
#Йолдызнамә
Акыл белән йөрәк арасында күпер салыгыз: 09 – 16 июльгә йолдызнамә
-
#Киңәш сандыгы
Хашлама әзерләү ысулы белән бүлешәбез
-
#Кыскача яңалыклар
Мәктәпләрнең байыйсы бар икән әле: 1 миллионга кадәрге грантлар булдырыла
Комментарийлар