Яшел Үзән районында ике җиңел машина бәрелешеп, өч кеше зыян күргән, бер кеше һәлак булган.
Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Мизиново авылы янында Ульяновск өлкәсе номерлары белән “Киа” һәм Владимир өлкәсеннән “Лада Веста” капма-каршы бәрелешкән.
Авариядә чит ил машинасын йөртүче һәлак булган, “Лада”ның ике пассажир хатын-кызын Нурлат хастаханәсенә алып киткәннәр. “Лада”йөртүчесе нык җәрәхәтләр алмаган. Юл-транспорт һәлакәте урынында Зөя янгын сүндерүчеләре һәм 154нче коткару часте хезмәткәрләре эшләгән.
"Татар-информ"
Фото Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар