Яшел Үзән Сабан туенда чәчү батыры Фидаил Тимуршин махсус приз – трактор белән бүләкләнде.
Аграрийга «Кентавр T-244 pro» маркалы транспорт чарасын «Кызыл Шәрык Агро» агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен тапшырдылар. Бүген ул «ВЗП Заволжья» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә чит ил техникасы буенча әйдәп баручы инженер булып эшли.
Шәһәр башлыгы Михаил Афанасьев шундый традиция булдырырга тәкъдим иткән. Чәчү батырына трактор ачкычын да ул тапшырды.
Фидаил Тимуршин авыл хуҗалыгында 43 ел эшли. Һөнәр сайлаганда әтисе юлыннан киткән.
«Мин авыл хуҗалыгында 1980 елдан бирле эшлим. Димәк, быел 43 ел була. Әти гомере буе авыл хуҗалыгында – «Беларус» тракторында хезмәт куйды. Әлеге яңа мини-трактор безгә бик ошады, хуҗалыкта кирәге чыгачак. Хакимият башлыгы һәм агрохолдингка бик зур рәхмәт», - диде ул.
«Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар