16+

Язучы Фазыл Искәндәр вафат

Россия, совет чоры прозаигы, шагыйрь Фазыл Искәндәр 88 яшендә Мәскәүдә вафат булды, дип хәбәр итә "Беренче канал".

Язучы Фазыл Искәндәр вафат

Россия, совет чоры прозаигы, шагыйрь Фазыл Искәндәр 88 яшендә Мәскәүдә вафат булды, дип хәбәр итә "Беренче канал".

Әдәбиятка Искәндәр 1957 нче елда "Тау сукмаклары" ("Горные тропы") шигырьләр җыентыгы белән килеп керде. Аны укучыга "Чегемнан Сандро" ("Сандро из Чегема" роман-эпопеясы танытты. Фазыл Искәндәр әсәрләренә нигезләнеп, нәфис фильмнар да төшерелде.
Фазыл Абдул улы Искәндәр 1929нчы елның алтынчы мартында Сухуми шәһәрендә (Абхазия) туган. Андагы мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Мәскәү китапханә институтына укырга кергән. 1951 елда А.М. Горький исемендәге Әдәбият институына күчеп, аны 1954 елда тәмамлаган.
Фазыл Искәндәрнең беренче шигырьләре 1952 елда басыла башлаган. Үз иҗат җимешләрен ул даими рәвештә "Литературная Абхазия" журналында да бастырган.
1979 елда АКШта цензурасыз "Метрополь" альманахында язучының "Маленький гигант большого секса" әсәре басыла. Шуның өчен әдип берничә елга совет басмаларыннан читләштерелә. 1984-85 елларда гына аның хикәяләре кабат чыга башлый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading