Татарстанның 39 районыннан барлыгы 209 гариза кабул ителгән. Шулай ук Пермь краеннан да катнашучылар бар иде. "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиятованың теләкләреннән соң, тәртип номерларын уйнату юлы белән җиңүчеләрне ачыкладылар. Гадәттәгечә, 15 йон юрган, өч фотоаппарат һәм төп бүләк телевизор уйнатылды. Төп бүләк – смарт телевизорны Апастан Гүзәл Дәүләтшина отты. Чарага әлеге бәйгедә даими катнашучы укучылар да чакырылган иде. Аларга "ТАТМЕДИА"ның махсус бүләкләре тапшырылды. Тугры укучылар арасында 11 газета-журналга язылган Казан башкарма комитетының милли мәгариф бүлеге методисты Раиф Зиннәтуллин да бар.
– Матбугатның электрон версиясен дә укып карадым, тик экран күзне ардыра, болай да көне буе компьютерда эшлибез бит. Аннары басма матбугатта битләрне актарып, кире кайтып укуы да җайлы. Матбугатка язылу гадәте – әти-әни тәрбиясе. Акча аз вакытта да әни газеталарга язылмый калмый иде. Мин дә оныкларыма балалар журналларын яздырам. Алар әле укый белмәсәләр дә минем журнал дип көтеп алалар,– ди Раиф Зиннәтуллин.
Бер елны лотореяда телевизор да откан булган ул. “ Матбугатка бүләк өчен язылмыйсың анысы. Шулай да “Татмедиа” җәмгыятенә шундый бәйрәм оештырганнары өчен рәхмәт, бу чынлап та күңелле. Хәтерлим, балачагыбызда күрше Хатыйп абыйлар авылда беренчеләрдән булып телевизор сатып алдылар. Инде Хатыйп абый клубка кинога йөрмәс дигән идек, ә ул кинога да йөрде, телевизор да карады. Интернет заманы булса да, басма матбугат яшәр дип уйлыйм. Күпләрне газеталарның үзенчәлекле буяу исе үзенә тартып тора”, – ди Раиф Зиннәтуллин.
Комментарийлар