Җырчы яңадан алып бару эше белән шөгыльләнә башлавын әйтте. "15 ел элек чаралар алып бардым да, аннары бу эштән ял итеп торырга булдым. Банкетларда, төрле чараларда җырлап кына йөрдем. Ә хәзер күпләр "сез бәйрәмнәр алып барасызмы?" дип сорап шалтырата. Ә нишләп әле алып бармаска? Әйе, алып барам! Хәзер алып баручылар күп, яхшылары да бар һәм... Мин иң яхшысы түгел, әмма начар да түгел. Мин - чын татар яһүде. Тәҗрибәм бар, ике телдә дә алып барам, ике телдә дә җырлыйм. Энергетикамны да ошаталар. Кешеләр белән аралашырга яратам", - ди Винарис.
Комментарийлар