Юл һәлакәте тагын 3 кешенең гомерен өзгән
Башкортстанның Краснокамск районында ике җиңел автомобиль бәрелешеп, өч кеше һәлак булган һәм бер кешене хастаханәгә озатканнар. Бу хакта "Татар-информ" "Интерфакс"ка сылтама белән хәбәр итә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Башкортстанның Краснокамск районында ике җиңел автомобиль бәрелешеп, өч кеше һәлак булган һәм бер кешене хастаханәгә озатканнар. Бу хакта "Татар-информ" "Интерфакс"ка сылтама белән хәбәр итә.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, кичә Мәскәү вакыты белән 20 сәгать 30 минутта Дүртөйле-Нефтекамск автоюлының 84 нче чакрымында ВАЗ-2110 автомобилен йөртүче 47 яшьлек Агыйдел шәһәре кешесе, фаразлауларча, идарәне югалтып, каршы яктан килүче 40 яшьлек җирле ир-ат идарә иткән "Лада Калина"га килеп кергән.
"Һәлакәт аркасында, машина йөртүчеләрнең икесенең дә һәм "Калина" машинасындагы 31 яшьлек пассажирның урында ук гомерләре өзелә. "Калина"дагы 11 яшьлек ир бала җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла", - диелгән хәбәрдә.
Башкортстанда булган әлеге юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар