1 апрельдә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Татарстан башкаласында яшәүчеләр 15 мәйданчыкта яшелчә, ит һәм башка продуктлар сатып ала алачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан башкаласында яшәүчеләр 15 мәйданчыкта яшелчә, ит һәм башка продуктлар сатып ала алачак.
1 апрельдә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Яшелчә, ит һәм башка продуктларны социаль юнәлешле бәяләр буенча шәһәр халкы 15 мәйданчыкта сатып ала алачак.
Продукцияне республиканың 22 муниципаль районы һәм агросәнәгать комплексының 19 оешмасы фермерлары тәкъдим итәчәк. Продукцияне 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр сатып алырга мөмкин булачак.
Салават Күпере микрорайонында сәүдә рәтләре «Радужный»сәүдә үзәге парковкасында урнашачак.
Ярминкәләрдә җәмәгать тәртибен саклау оештырылган, юл хәрәкәте иминлеге тәэмин ителә. Ветеринария хезмәте терлекчелек комплексының сатыла торган продукциясе сыйфатын контрольдә тота. Ярминкәләр атна саен 22 апрельгә кадәр узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 1,7 мең гектарда урман торгызу эшләре башкарылган
-
#Җәмгыять
Сөю белән генә тук булмассың
-
#Киңәш сандыгы
Туңдырманы ничек дөрес сайларга?
-
#Кыскача яңалыклар
Новосибирск өлкәсе көрәш федерациясе президенты Илдар Юнысов вафат булган
-
#Киңәш сандыгы
Кыяр үстерүчеләр нинди 6 хата җибәрә?
Комментарийлар