Шәһри Казан
16+

Очтык, очтык, Сочига очтык

Бүгеннән «ЮВТ-Аэро» авиакомпаниясе Казан - Сочи - Казан маршруты буенча даими рейслар башкара башлады, дип хәбәр итә республиканың транспорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Сочига Татарстан башкаласыннан һәм кирегә сишәмбе һәм шимбә 50 урынлы CRJ-200очкычлары белән барырга мөмкин. Казаннан ул 11:40та китеп, Сочига 14:00дә барып җитә. Сочидан 14:55тә кузгалып, Казанда инде 17.30да була.

Реклама

Беренче рейска билетлар (бәясе 6 мең сумнан башлап) сатылып беткән. Сүз уңаеннан, республиканың яңа авиакомпаниясе беренче рейсын 17 июльдә Бөгелмәдән Мәскәүгә башкарган иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: