Рөстәм Миңнеханов тугыз татарстанлыны "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләде
Тугыз татарстанлы - эшчеләр, мастерлар, предприятие җитәкчеләре, мәдәният эшлеклеләре – «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Бүләкләр бирү турындагы указларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Тугыз татарстанлы - эшчеләр, мастерлар, предприятие җитәкчеләре, мәдәният эшлеклеләре – «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Бүләкләр бирү турындагы указларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Әйтик, «ТР Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Владимир Аксенов «республикада социаль-икътисадый сәясәтне тормышка ашыруга керткән өлеше өчен» бүләкләнде, «күпьеллык нәтиҗәле фәнни-укыту эшчәнлеге һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә керткән зур өлеше өчен» бирелгән медаль КФУ ФДАОУ ВО Яр Чаллы институтының (филиалы) электр энергетикасы һәм электротехника кафедрасы доценты Роберт Әхмәтшинга тапшырылды.
Республиканың төзелеш тармагы үсешенә зур өлеш керткән өчен «Перспектива» ҖЧҖ директоры Әнис Гайнуллин, «Кама Тамагы гипс руднигы» АҖнең өлкән йөртүче-экспедиторы Владимир Ермаков бүләкләнде.
Шулай ук К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры драма артисты Сакин Миңнеханов, «Мотор төзү идарәсе» ҖЧҖ генераль директоры Бахрам Талыб улы Мостафаев, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе юл һәм төзелеш комплексларында инвестицион программаларны гамәлгә ашыру бүлегенең баш киңәшчесе Айгөл Трофимова, онкология бүлеге мөдире – табиб-онколог, профессор, Сигал исемендәге Республика онкология диспансерының 5 нче бүлеге Ринат Хәмидуллин дәүләт бүләкләренә лаек булды.
Миңнеханов шул ук медаль белән «КАМАЗ» ААҖ генераль директорының сатып алулар буенча урынбасары Равил Ибраһимовны бүләкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Бурычың 30 мең сумнан артса, чит илгә чыгу чикләнә
-
#Язмыш
Венера һәм Тәлгат Кәримовлар гаиләсе: 50 елдан артык гаиләне саклауның сере нидә?
-
#Кыскача яңалыклар
Самосыровода этләре хатын-кызга ташланган промбаза башлыгы суд каршына басачак
-
#Кыскача яңалыклар
Дәүләт Думасында оныклар тәрбияләгән өчен пенсия баллары исәпләргә тәкъдим иткәннәр
-
#Кыскача яңалыклар
Башка җиргә күченү пенсия күләменә йогынты ясаячакмы?
Комментарийлар