Шәһри Казан
16+

Татарстан спортчылары Олимпиада да булырга тиеш

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашкан Татарстан спортчылары белән очрашты.

Татарстан лидеры атлетларны чемпионатның уңышлы тәмамлануы белән котлады һәм FINA президенты Хулио Маглионеның аны Халыкара йөзү федерациясе тарихында иң яхшы чемпионат дип белдерүен искәртте.

Реклама

- Ярышларда Татарстан вәкилләренең дә катнашуы - күңелле хәл. Илкүләм җыелма команда составына эләгү - бу җитди адым. Киләсе елда Олимпиада узачак, анда Татарстан вәкилләре дә булырга тиеш. Без спортчылар өчен барлык шартларны тудырырга тиеш, - дип ассызыклап үтте Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: