16+

1 февральдән балаларны беренче сыйныфка кертү өчен гаризалар тапшырырга мөмкин

Беренче сыйныфка баручылар 1 февральдән республика мәктәпләренә гаризалар тапшыра ала. Документларны дәүләт порталы аша электрон рәвештә, шулай ук, мәктәпкә барып, язмача да бирергә мөмкин.

Беренче сыйныфка баручылар 1 февральдән республика мәктәпләренә гаризалар тапшыра ала. Документларны дәүләт порталы аша электрон рәвештә, шулай ук, мәктәпкә барып, язмача да бирергә мөмкин.

Гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителәчәк. Һәр ата-ана баласы өчен үзе яшәгән территориягә караган мәктәпкә гариза тапшыра ала. Йортның кайсы мәктәпкә беркетелгәнен https://edu.tatar.ru сылтамасы белән гомуми белем бирү оешмалары сайтларыннан һәм Казан мәгариф порталыннан (http://kazanobr.ru/) белергә була. Әгәр дә үз мәктәбеңә барырга теләмисең икән, бу очракта гаризаны 1 июльдән тапшырырга туры киләчәк. Шунысы да бар: анда бары буш урыннар булган очракта гына укырга алачаклар.

Мәктәпкә гариза тапшырганда, үзең белән паспорт, баланың туу турындагы таныклыгы, баланың теркәлүе хакында белешмә кирәк. Быел Казан буенча беренче сыйныфка 19 мең укучы барыр дип фаразлана. Былтыр Татарстанда 47362 бала тәүге кат мәктәп бусагасын атлаган булган.

Фото: in-korolev.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading