16+

15 меңнән артык авыручы – быел нинди вирус өстенлек итә?

Югары булмаган температура, борыннан агу, төчкерү, тамак авыртуы һәм каты булмаган йөткерү – быел көзге ОРВИ сезонында күп кешеләр шушы билгеләргә зарлана.

Югары булмаган температура, борыннан агу, төчкерү, тамак авыртуы һәм каты булмаган йөткерү – быел көзге ОРВИ сезонында күп кешеләр шушы билгеләргә зарлана.

Югары булмаган температура, борыннан агу, төчкерү, тамак авыртуы һәм каты булмаган йөткерү – быел көзге ОРВИ сезонында күп кешеләр шушы билгеләргә зарлана. Эпидемиологлар  риновируслар өстенлек итүен билгели. Авыручылар статистикасында һәр атна саен берникадәр арту күзәтелсә дә,  чирләүчеләр саны гадәттәгедән югары түгел. 

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, узган атнада ОРВИның 15 437 очрагы теркәлгән, бу узган атна дәрәҗәсендә. Былтыргының шул ук чоры белән чагыштырганда да, саннар шул бер тирә.

-    Структурада әлегә грипп этиологияле булмаган инфекцияләр өстенлек итә. Алар арасында иң күбе риновируска туры килә, - дип ассызыклады Любовь Авдонина.  

Грипп очраклары әлегә теркәлмәгән. Әмма эпидемия сезонына әзерлек инде август азагында башланды. Шул вакыттан табиблар җиң сызганып, вакцинациягә керештеләр. Барлыгы 2 млн 429 мең кешене колачлау (барлык татарстанлылырның 60 проценты) планы куелган. Бүгенгә 955 меңнән артык кеше прививка ясаткан, бу – планның 40 проценты.

- Темплар яхшы гына. Алда әле октябрь. Бу вакцинацияләнү өчен уңай ай. Чөнки иммунитет барлыкка килсен өчен вакыт кирәк. Шуңа күрә прививка ясатырга өлгермәгәннәр, медицина оешмаларына барырга вакыт тапсын иде, - диде Любовь Авдонина.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading