16+

Банк картагызны чит кешеләргә сатмагыз, юкса, җинаять маддәсе яный

Үз банк карталарын сатучы россиялеләрне аферистлар корбаны булырга мөмкинсез, дип кисәтәләр.

Үз банк карталарын сатучы россиялеләрне аферистлар корбаны булырга мөмкинсез, дип кисәтәләр.

Экспертлар социаль челтәрләрдә банк карталарын сатып алу турында тәкъдимнәр бик күп, дип ачыклык кертә. Җинаятьчеләр аларны акча күчерү (отмывание денег), кредитлар рәсмиләштерү яки финанс пирамидаларында катнашу өчен сатып ала. Кайвакыт мошенниклар онлайн-банкка керү мөмкинлеген сатып ала, әмма пластик картадан алып телефон номерлы SIM-картага кадәр "тулы комплект" сатып алу турындагы тәкъдимнәр дә очрый. Мондый "товар"ның бәясе 3 меңнән 50 мең сумга кадәр тирбәлә.

«Россия сыйфат системасы» (Роскачество) әгәр гражданин мондый схемада катнашса, аны җинаять маддәсе яный. дип кисәтә. Ә аннары үзеңнең  җинаятьтә катнашың булмавыңны исбатлау җиңел булмаячак», - дип өсти белгечләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading