16+

Бүген – тәрбиячеләр көне

Бүген Россиядә милләтара бәйрәм - тәрбиячеләр көне. Ул 2004 елдан бирле үткәрелеп килә. Бу көнне мәктәпкәчә учреждениеләрдә бәйрәм чаралары уза.

Бүген Россиядә милләтара бәйрәм - тәрбиячеләр көне. Ул 2004 елдан бирле үткәрелеп килә. Бу көнне мәктәпкәчә учреждениеләрдә бәйрәм чаралары уза.

Бәйрәмнең төп максаты - җәмгыятьнең игътибарын балалар бакчасы тормышына юнәлтү. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтәге вакыт - баланың шәхесе формалаша торган чоры. Сәламәтлекне чыныктыру, әйлә-тирәне танып белү, үз үзеңне хөрмәт итәргә, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтүдә тәрбиячеләрнең роле зур. Бүген бездә кунакта бәйрәмнең төп геройлары - тәрбиячеләр үзләре.
Рәсимә Гайнетдинова 15 ел тәрбияче булып эшли. Беренче категорияле тәрбияченең эш тәҗрибәсе, ирешкән уңышлары җитәрлек. Дипломнар, Казан шәһәре мәгариф идарәсеннән Мактау грамотасына ия. Әле шушы көннәрдә генә Рәсимә Гайнетдинова "Салават күпере" журналы уздырган "Ел тәрбиячесе" бәйгесендә "Милли аспектлы иң яхшы дидактик уен" номинациясендә җиңү яулады. Иң мөһиме, тәрбияче үзенең белем бирү методикасында миллилеккә игътибар бирә, көнкүреш предметлары белән таныштырганда да татар декоратив-гамәли сәнгатенең бизәк элементларына басым ясый. Рәсимә Гайнетдинова балалар кечкенәдән үзенең тарихын белеп, гореф-гадәтләрне өйрәнеп үсәргә тиеш, дип саный. Шуңа да еш кына балалар белән әлеге темага ачык дәресләр уздыра.

- Безнең эштә көн саен яңалык. Иң мөһиме - балалар сәламәт булсыннар, җәмгыять өчен кирәкле, тәрбияле булып үсеннәр, - ди ул.
Гөлинә Гыймранова бу өлкәдә алты ел. Беренче категорияле тәрбияче эшендә үз методикасын, кабатланмаган алымнарын булдырган. Эшенең нәтиҗәсе - мактау грамоталары, укучыларының уңышлары. Белем бирү бер нәрсә, баланы тәрбияләүдә үзара аңлашу кирәк дип саный ул. Тәрбияче еш кына балалар белән төрле тәҗрибәләр уздыра. Гадәти кебек тоелган күренешеләрне дә сабыйларга кызыклы итеп аңлата белә.

- Балаларның матур, ягымлы итеп сөйләшүләре, сиңа ышаныч белән караулары рәхәтлек бирә. Сабыйларны яратканга булачак һөнәремне балалар бакчасы белән бәйләдем, - ди Гөлинә Гыймранова.

Тәрбияче ярдәмчесе - балалар бакчасында истә кала торган иң якын кешеләрнең берсе. Сабыйлар өчен алар тәмле ашатучы, урын җирләрен җыючы, урамга чыкканда киенергә булышучы да. Рәмзия Юнысова балалар бакчасында очраклы рәвештә эшли башлаган, баштарак заводта хезмәт иткән.
- Балалар дөньясына килеп эләктеңме, аннан китәсе килми инде, үзенә күрә бер рәхәт, тыныч, шул ук вакытта тынгысыз, күңелле дөнья бу, - ди Рәмзия Юнысова.

Ул тәрбиячеләр өчен дә алыштыргысыз ярдәмче. Бала еласа - юата, боекса - уйната, орышырга туры килсә дә җайлып, яратып кына шелтәли, кечкенәдән тәртипкә, хезмәтне яратырга өйрәтә.
Балалар бакчасында эшләүче ул - актер, музыкант, рәссам, психолог, педагог та. Шул ук вакытта балалар өчен алыштыргысыз дус, әти-әниләргә киңәшче, сердәш. "Безнең йөрәгебездә һәр сабыйга урын бар, сабыйлар безгә үз балаларыбыздай якын", ди 50нче балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Котлыйбыз!
Тәрбияче хезмәте - авыр һәм фидакарь хезмәт. Тәрбиячегә көн саен һөнәри яктан камилләшергә, мең сорау яудыручы балалар белән сабыр, ягымлы булырга, шул ук вакытта аларга белем, дөрес тәрбия дә бирергә кирәк. Баланың әйләнә-тирәгә мөнәсәбәте нәкъ менә тәрбияче аша формалаша.

Халык милләт буламыни,
Булмаса тәрбиясе.
Тәрбиягә җан өрүче
Синдер ул - тәрбияче.
Тәрбияче өчен һәр көн бәйгегә тиң. Һәр туган көнне сабыйлар күңеленә яңа орлыклар салырга кирәк аңа. Сез, һичшиксез, безнең сабыйлар күңеленә матур шытымнар бирердәй орлыклар салырсыз дип ышанабыз. Сезгә зур ихтирамыбызны белдереп, рәхмәтебезне җиткерәбез.

Казан шәһәре Совет районы 50нче балалар бакчасында 1нче төркемгә йөрүче балаларның ата-аналары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading