16+

«Бу бит бала!» Казанның бер районында утлы корал белән йөргән кешенең шәхесе ачыкланган

Полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә.

Полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә.

Казанның Залесный бистәсендә утлы корал тотып йөргән кешенең шәхесе ачыкланган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча матбугат хезмәте.

Полиция бүлегенә әлеге хәлгә шаһит булган кеше мөрәҗәгать иткән. Аның сөйләвенчә, бистәдә торак йортлар арасында утлы корал тоткан кеше йөри. Шаһит шулай ук әлеге кешенең мәктәп ягына таба юнәлүен хәбәр итә.

Хокук саклау органнары ачыклаганча, утлы корал тотып йөргән кеше 16 яшьлек яшүсмер булып чыккан. Егетнең якындагы урман паркына пневматик мылтыктан атып уйнарга барышы булган. Яшүсмернең сүзләре буенча, аның беркемгә дә зыян китерергә нияте булмаган.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча полиция хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү үткәрелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading