16+

Депутатлар акчага кызыгып баланы опекага алуга киртә куймакчы

Үзгәрешләрне РФ Гаилә кодексына кертү тәкъдим ителә.

Үзгәрешләрне РФ Гаилә кодексына кертү тәкъдим ителә.

Сенатор, Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты әгъзасы Айрат Гыйбатдинов һәм Думаның гаиләне яклау,  ата-ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина Дәүләт Думасына бер гаиләдә опекада булган балалар санын чикләү турындагы канун проектын керткән.

Проект нигезендә, опека яки попечительлек билгеләгәндә опекун гаиләсендә балалар саны өчтән артмаска тиеш, бертуганнар яки моңа кадәр бергә тәрбияләнгән балалар искәрмә булып тора. Моннан тыш, ир белән хатын ел дәвамында бер генә балага опека билгели алачак, моңа кадәр бергә тәрбияләнгән һәм бертуган балаларга бу кагылмый. 

Проектка аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, еш кына баланы опекага алу мотивы булып табыш алу, ягъни «акча эшләү» теләге тора. Ахыр чиктә, бер зат опекасына шактый балалар эләгә, ә аларның тәэмин ителеше, торышы канәгатьләнерлек булмый. 

-    Тәкъдим ителгән төзәтмәләр, бер яктан, гражданнарга күп балалы гаиләләр булдырырга мөмкинлек бирәчәк, ә икенче яктан, әти-әнисез калган балаларны тәрбияләү һәм белем бирүне сыйфатлырак итәчәк, бу икенчел ятимлек куркынычын киметергә һәм потенциаль опекуннар яки попечительләрнең намуссыз мотивларын юк итәргә мөмкинлек бирәчәк, - дип ассызыклый закон проекты авторлары.

Әлеге канун кабул ителсә, 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга һәм ВКонтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading