16+

Депутатлар укытучыларның хезмәт хакын кайгырта

Дәүләт Думасына укытучыларның хезмәт хакы турындагы проект кертелгән.

Дәүләт Думасына укытучыларның хезмәт хакы турындагы проект кертелгән.

Депутатлар тулы ставкага эшләүче педагогларга түләүне төбәктәге 2,5 минималь хезмәт хакы күләменнән түбән булмаган дәрәҗәдә билгеләргә тәкъдим итә.
Депутатлар Россиянең күп кенә төбәкләрендә укытучыларның керемнәре югары булмавын билгели, шуның аркасында мәктәпкә яшь педагоглар теләр-теләмәс кенә бара, диләр алар. Ә тәҗрибәле укытучылар авыл-районнардан хезмәт хаклары югарырак булган шәһәрләргә күченә. 

Шул ук вакытта Россиянең Мәгариф министрлыгында шулай ук укытучыларның хезмәт хакы түбәнлеге мәсьәләсен хәл итәргә омтылалар. Ведомство башлыгы Сергей Кравцов белдергәнчә, якындагы елда укытучыларга хезмәт хакы түләүдә бердәм алымнар кабул ителәчәк. Категория һәм разрядка карап, төгәл һәм ачык тариф челтәрен гамәлгә кертү күз алдында тотыла. Һәр укытучы нәрсә өчен хезмәт хакы алганын белеп торачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading