16+

Эсселектән сөт күләме кими башлаган

Кырларда урып-җыю эшләренең кызган чагы. Күп районнарда ашлык суктыру ахырына якынлашып бара. Әтнәдә исә беренчеләрдән булып эшне төгәлләделәр.

Кырларда урып-җыю эшләренең кызган чагы. Күп районнарда ашлык суктыру ахырына якынлашып бара. Әтнәдә исә беренчеләрдән булып эшне төгәлләделәр.

Быелгы уңыштан пешерелгән икмәкне президент Рөстәм Миңнеханов та татып карады. Бүген президент Актаныш, Әгерҗе районнарында урып-җыю эшләре белән танышып кайтты.

Татарстан авыл хуҗалыгы элек электән терлекчелек, игенчелек буенча алдынгы рәтләрдә. Соңгы биш елда коры һава торышы саклануга карамастан, үсемлек продуктлары җитештерү күрсәткечләре буенча республика төбәкләр арасында бишенче урында бара. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренчә, республика кырларында барлык мәйданның 78 процентында уңыш җыелган. Бөртеклеләрның тулаем җыелган күләме 3260 мең тонна тәшкил итә.

Әгерҗе авыл хуҗалыгы өлкәсендә карабодай, арыш, солы, арыш үстерү белән шөгыльләнәләр. Шулай да төп юнәлеш булып - терлекчелек кала бирә. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, "Ак Барс" холдинг компаниесе генераль директоры Иван Егоров, премьер министр урынбасары Марат Әхмәтов Әгерҗе механизаторлары белән очрашканнан соң, Яңа Авыл җирлеге янындагы мегафермага юл тотты. Әлеге ферма 2600 баш эре терлекккә исәпләнгән. 2013 елдан бирле эшләп килә. План буенча елына 16, 6 тонна сөт җитештерү ниятләнгән булган. План тулысынча үтәлергә дә күп калмаган - былтыргы күрсәткеч - елына 14 мең тонна.

****

Сүз уңаеннан, эсселек аркасында соңгы көннәрдә Татарстанда сөт күләме кимү күзәтелә. Бу чорда югалту 66 тоннадан арткан. Татарстан Премьер-министры урынбасары - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов августның кызу көннәре күрсәткечләр төшүенә сәбәп булды, дип саный. Гомумән алганда, хәл зарланырлык түгел, анысы. Сөт җитештерү һәм сату күләме 3 процентка, ә ит 5-6 процентка арткан.

- Терлекләр баш санын саклап кала алдык, хәтта бераз артым да күзәтелә. 2015 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, сыерлар саны 1 процентка, ә дуңгызлар һәм кошлар - 2 шәр процентка арткан. Сөт кимү мәсьәләсенә килгәндә, технологик дисциплинага игътибар бирергә кирәк, көтүлекләрне өзлексез һәм сыйфатлы су белән тәэмин итү, азыкларына яшеллек, хәтта кукуруз өстәү зарур. Моннан тыш, терлекләрне төнлә дә көтәргә кирәк, - ди министр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading