16+

Февральдән уртача пенсия күләме күпме булачак?

Россия Президенты Владимир Путин иминият пенсияләрен 9,5 процентка индексацияләргә кушкан иде.

Россия Президенты Владимир Путин иминият пенсияләрен 9,5 процентка индексацияләргә кушкан иде.

Россиядә картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме февральдән якынча 25 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар буенча комитеты әгъзасы Никита Чаплин хәбәр итте.

Россия Президенты Владимир Путин иминият пенсияләрен 9,5 процентка индексацияләргә кушкан иде. Шулай ук хәрби пенсияләр һәм социаль түләүләр һәм пособиеләр арттырылачак. Бу илдә факттагы инфляциянең фаразланганнан югарырак булуы белән аңлатыла.

«1 гыйнвардан картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 7,3 процентка артты һәм хәзер 24059 сум тәшкил итә. Яңадан исәпләгәннән соң бу сумма тагын 2,2 процентка артачак, ягъни түләү якынча 25 мең сум тәшкил итәчәк», — дип РИА Новости парламентарий сүзләрен китерә.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading