16+

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру – яшәү сыйфатын яхшырту дигән сүз

Россиядә 2019 ел илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга зур игътибар бирелә. Очраклы түгел, чөнки аларны тиешенчә башкару теге яки бу төбәк үсеше өчен дә әһәмиятле санала.

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру – яшәү сыйфатын яхшырту дигән сүз

Россиядә 2019 ел илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга зур игътибар бирелә. Очраклы түгел, чөнки аларны тиешенчә башкару теге яки бу төбәк үсеше өчен дә әһәмиятле санала.

Татарстан Республикасы 49 федераль проектны тормышка ашыруда катнаша. Шундый мөһим чараларның берсе төзелеш өлкәсенә барып тоташа. Татарстанда 2011 елдан башлап, 2 млн 400 мең кв.м торак төзелгән. Статистика буенча, безнең республика Идел буе федераль округында гына түгел, бәлки ил күләмендә дә лидерларның берсе булып санала. Узган ел 2 409,9 мең кв.м торак тапшырылган. Бу исә төзелеш оешмаларын заказлар белән тәэмин итүдә дә мөһим роль уйный.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру ниятеннән, быел 2 425,0  мең кв.м., 2020 елда – 2 450,0 мең кв.м., 2021 елда – 2 475,0 мең кв.м., 2022 елда – 3161,0 мең кв.м., 2023 елда – 3404,0 мең кв.м., 2024 елда – 3 648,0 мең кв.м. торак төзеп тапшырылырга тиеш. Күрәбез, план буенча төзелеш эшләре ел саен арта гына барачак. Бу исә халыкны торак белән тәэмин итүдәге проблемаларны чишү мөмкинлеге бирәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading