16+

Исерек машина йөртүчеләргә җәза кырыслана

Россия Дәүләт Думасы исерек машина йөртүчеләр гаебе белән кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтләре өчен җәзаны катгыйландыру турында закон проекты кабул иткән.

Россия Дәүләт Думасы исерек машина йөртүчеләр гаебе белән кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтләре өчен җәзаны катгыйландыру турында закон проекты кабул иткән.

Закон проекты Җинаять кодексының 264нче маддәсенә («Юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын файдалану кагыйдәләрен бозу») үзгәрешләр кертә. Әгәр юл-транспорт һәлакәте сәламәтлеккә авыр зыян китерсә, өч елдан җиде елга кадәр (хәзер – дүрт елга кадәр); юл-транспорт һәлакәте кеше үлеменә китерсә, биш елдан унике елга кадәр (хәзер – ике елдан җиде елга кадәр); юл-транспорт һәлакәте ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерсә, сигез елдан унбиш елга кадәр (хәзер – дүрт елдан тугыз елга кадәр) иректән мәхрүм итү каралган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading