16+

Камал театры кайгы уртаклаша: халык артисты вафат

Башкортостан Республикасының халык артисты вафат булган.

Башкортостан Республикасының халык артисты вафат булган.

«92 яшендә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актеры, Башкортстан Республикасының халык артисты Суяргулов Муллаян Зияитдин улы вафат булды.

Камал театры мәрхүмнең гаиләсенең һәм барлык туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын!

Хушлашу 14 декабрьдә 10:00 сәгатьтә М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында үтә», дип язылган Камал театрының социаль челтәрләрендәге сәхифәләрендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading