16+

Казан укучыларын БПЛА җитештерү һәм эксплуатацияләүгә өйрәтә башлаячаклар

Казанда җиде мәктәптә «Пилотсыз авиация системалары» милли проекты кысаларында БПЛА белән эшләргә өйрәтү үзәкләре барлыкка киләчәк.

Казанда җиде мәктәптә «Пилотсыз авиация системалары» милли проекты кысаларында БПЛА белән эшләргә өйрәтү үзәкләре барлыкка киләчәк.

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның социаль өлкә учреждениеләрен тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин хәбәр итте.

Бу быел старт алган милли проект ярдәмендә мөмкин булачак. Уку йортлары, лицейлар һәм гимназияләр технопарклар һәм очу зоналары булдыру өчен кирәкле җиһазлар алачак.

Проект кысаларында мәктәпләрдә практик дәресләр өчен биналар ремонтланачак. Дроннар эшләү һәм ремонтлау өчен шартлар тудырылачак. Дәресләрне пилотсыз системалар һәм робот техникасы өлкәсендә белгечләр үткәрәчәк.

Бу инициатива мәктәп укучыларының техник күнекмәләрен үстерүгә һәм аларның талантларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading