16+

Казанда 5 яшьлек малай күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшеп һәлак булган

Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе беренчел тикшерү үткәрә.

Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе беренчел тикшерү үткәрә.

Казанда Яңа Савин районында Адоратский урамындагы йортларның берсеннән 5 яшьлек ир бала күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшеп һәлак булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Егылып төшү аркасында бала җитди имгәнүләр алып җан биргән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бала әбисе белән генә булган. Дәү әнисе үз эшләре белән мәш килгән арада, малай залдагы тәрәзә төбенә менгән. Бүлмәне җилләтергә ачылган тәрәзәдән җиргә егылып төшкән.
Хәзерге вакытта беренчел тикшерүләр бара, хәл тулаем ачыклана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading