16+

Казанда авариядә үлгән машина йөртүченең шәхесе билгеле булды

27 яшьлек Рүзәл С.ның хатыны һәм ике кечкенә кызы калган.

27 яшьлек Рүзәл С.ның хатыны һәм ике кечкенә кызы калган.

Казанның Салмачы бистәсендә иртәнге юл-транспорт һәлакәтендә фаҗигале төстә һәлак булган «Лада» йөртүчесенең шәхесе билгеле булган.

 27 яшьлек Рүзәл С. тумышы белән Татарстанның Биектау районындагы бер авылдан була. Суыксу авылы мәктәбен тәмамлаган. 17 август көнне узачак сыйныфташлар очрашуына җыенган. Ләкин Renault машина йөртүчеснең гамәле аркасында бер гаепсез кешенең гомере өзелә.  

16 август иртәсендә Рүзәлнең эшкә барышы булган. Әлегә ачыкланмаган сәбәпләр аркасында, Renault машинасын йөртүче каршы яктан хәрәкәт итү полосасына очып чыккан. Тар юлда бәрелешүдән качу мөмкин булмый. «Лада» юл кырыеннан очып чыгып баганага килеп бәрелә. Рүзәл каза урынында ук җан бирә. Юл-транспорт һәлакәтен китереп чыгаруда гаепле егет — 20 яшьлек чит ил машинасы йөртүчесе реанимациядә табиблар күзәтүе астында. 

Рүзәл С.туган авылында 16 август көнне җирләнәчәк. Яшь ирнең хатыны һәм ике кечкенә кызы калган.

Шул ук темага: Алла сакласын! Бер кеше һәлак булган һәм биш кеше зыян күргән

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

7

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Узен сакла Раббем Аллах ым, сабырлык бир, якыннарына.

    Мөһим

    loading