16+

Казанда балалар өчен яңа парк булачак

Казансу яр буенда Татарстан Милли китапханәсе янында балалар ял паркы булдырылачак.

Казанда балалар өчен яңа парк булачак

Казансу яр буенда Татарстан Милли китапханәсе янында балалар ял паркы булдырылачак.

Булачак иҗтимагый киңлек территориясен ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин карады.

Территорияне төзекләндерү проекты белән Шәһәрнең үстерү институты шөгыльләнә. Хәзерге вакытта участокта каты япма һәм яшелләндерү юк, шуңа күрә монда газон җәю, агачлар һәм куаклар утырту планлаштырыла. Активлык зонасына төрле яшьтәге балалар өчен уен мәйданчыклары, ял итү һәм туклану урыннары керәчәк. Шулай ук павильон төзү планлаштырыла, анда мастер-класслар һәм башка чаралар узачак. 

Концепция бердәм киңлекне күздә тота – Фукс бакчасыннан яшел калкулыклар буйлап баскычтан мәйданчыкның үзенә кадәр төшү каралачак. 

Рөстәм Миңнеханов проектны хуплады һәм, яшьләрдә ихтыяҗ зур булган «УРАМ» экстрим-паркын исәпкә алып, яр буенда балалар өчен ял итү зонасын булдыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Ул кирәкле документларны әзерләргә һәм эшкә керешергә кушты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading