16+

Казанда сентябрь аена ике яңа мәктәп ачарга планлаштырыла

Аларны хәтта үзизоляция вакытында да төзиләр.

Казанда сентябрь аена ике яңа мәктәп ачарга планлаштырыла

Аларны хәтта үзизоляция вакытында да төзиләр.

Нәҗип Җиһанов урамындагы гомуми белем бирү мәктәбен һәм Бондаренкодагы полилингваль комплексны 2020 елның 1 сентябренә төзеп бетерергә планлаштыралар.
 

ТР Төзелеш министрлыгында хәбәр итүләренчә, Жиһанов урамындагы мәктәптә бизәү эшләре бара, белем йортында ике өлешкә бүленгән зур спорт залы, иркен ашханә, өлкән сыйныфлар өчен 25 метрлы бассейн һәм башлангычтагыларга кечерәк бассейн булачак. Биредә 1224 бала белем алачак, дип планлаштырыла. Бондаренкодагы полилингваль комплекс 70% әзер инде, төзелештә 316 кеше эшли.

Төзелеш министрлыгында раслауларынча, ике объектта да куркынычсызлык таләпләре һәм Роспотребнадзор киңәшләре үтәлә. Хезмәткәрләргә кулларны эшкәртү өчен антисептиклар бирелә, шулай ук төзүчеләрнең битлек киеп, дезинфекция үткәрүләре дә күзәтү астында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading