16+

«Киберхәшәрәт»ләрне штрафлар белән җәзаламакчылар

Буллинг, яки эзәрлекләү һәм кешене кимсетү Россиядә җитди проблемага әверелде, аннан өлкәннәр дә, балалар да интегә.

Буллинг, яки эзәрлекләү һәм кешене кимсетү Россиядә җитди проблемага әверелде, аннан өлкәннәр дә, балалар да интегә.

Мәктәптә һәм Интернетта буллинг өчен 10 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф кертергә мөмкиннәр. Мондый закон проекты ЛДПР депутатлары тарафыннан эшләнгән, аны Дәүләт Думасына карауга кертәчәкләр, дип хәбәр итә «Известия».

Документта буллинг төшенчәсе «башка затның намусын һәм абруен системалы рәвештә кимсетү» дип билгеләнә, моңа Интернетта массакүләм дискредитациядә дә керә. Әгәр дә рәнҗетүче 16 яшьтән кечерәк яшүсмер булса, җаваплылык аның әти-әнисенә яки опекуннарына төшәчәк. Өстәвенә, яңа инициатива балаларга гына түгел, ә эштә эзәрлекләүләр белән очрашырга мөмкин булган өлкәннәргә дә юнәлдерелгән. 

-    Буллинг, яки эзәрлекләү һәм кешене кимсетү Россиядә җитди проблемага әверелде, аннан өлкәннәр дә, балалар да интегә. Бигрәк тә, әлбәттә, бу ныгымаган психикалы балигъ булмаган балаларга кагыла. Мессенджерларның һәм социаль челтәрләрнең мөмкинлекләре ярдәмендә корбанга йогынты  күп тапкырлар көчәя. Без бу очракта кисәтү чаралары гына җитәрлек түгел дип саныйбыз — “киберхәшәрәтләрне” акчалата җәзаларга кирәк, - дип белдергән ЛДПР рәисе Леонид Слуцкий. 

Шулай итеп, физик затлар өчен 10 меңнән 50 меңгә кадәр, вазыйфаи затлар өчен — 100 меңнән 200 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен — 100 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф кертергә мөмкиннәр. 

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыруыннан күренгәнчә, һәр дүртенче россияле мәктәптә эзәрлекләүләр белән очрашкан, ә һәр бишенче кешенең балалары яки оныклары корбан булган. Барыннан да ешрак (53% очрак) буллинг 18-24 яшьлек яшьләргә кагыла. Сораштырылганнарның 84 проценты буллингны мәҗбүри тикшерүне таләп итә торган җитди проблема дип саный.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading