Махсус хәрби операция вакытында һәлак булган Татарстан кешесе Александр Малыгинның әти-әнисенә хәрбинең Батырлык орденын тапшырдылар.
Чара Нурлат районының Чулпан авылында узды. Бүләкне аларга «Бердәм Россия»нең җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин тапшырды.
«Улыгызны бер сүз дә алыштыра алмый. Әтисе аның белән горурланды, аңа зур өметләр баглады. Әлбәттә, әнисе өчен ул таяныч та, сөенеч тә булды. Александр Сергеевич – илгә хезмәт итү үрнәге, хәрби бурычны үтәү үрнәге. Без аны һәрвакыт истә тотачакбыз. Ул яшьләр өчен үрнәк булачак. Хөрмәтле әти-әнисе, сезгә чын герой тәрбияләгәнегез өчен баш иябез. Рәхмәт сезгә», – диде Әхмәтшин.
Махсус хәрби операция башлангач, Александр контракт төзегән һәм беренчеләр рәтендә хәрби бурыч үтәргә киткән.
«Безнең ил халкының һәр буынына сугыш хәрәкәтләре белән бәйле авырлыклар эләгә. Бөек Ватан сугышы, Әфганстан, башка кайнар нокталар... Бүген дистәләгән нурлатлылар хәрби хәрәкәтләр территориясендә бурычын үти», – диде район башлыгы, һәлак булган якташларының әти-әниләренең кайгыларын уртаклашып.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның кече сержант Александр Малыгинны хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен (вафатыннан соң) Батырлык ордены белән бүләкләнүе турындагы карарын Нурлат шәһәре һәм Нурлат районының хәрби комиссары Заһир Абдуллин укыды.
Урта мәктәптә шулай ук Александр Малыгин һәм аның якташы, Төньяк Кавказда һәлак булган Рәис Вәлиәхмәтовка истәлек тактасы куелган.
Чыганак - "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар