16+

«Мәгариф» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закированың авыр кайгысын уртаклашабыз

«Физик киткән», иртән килеп ирешкән хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте.

«Мәгариф» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закированың авыр кайгысын уртаклашабыз

«Физик киткән», иртән килеп ирешкән хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте.

Махсус хәрби операция игълан ителеп Апас районы Кече Болгаер авылыннан чакырылган иде Илнур Закиров. Бертуган апасы «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закировадан аның хәл-әхвәлләрен белешеп тордык. Өч ел дәвамында утны-суны кичкән, бирешмәгән ир-егет иде ул. Әле шушы көннәрдә генә «Физик» позывноен алган Илнур чираттагы ялга кайтырга тиеш булган.  Ләкин ...язмыш алдында без көчсез. 

Илнурның әти-әнисе, якыннарының әйтеп бетергесез олы кайгысын уртаклашып, аларга сабырлык, чыдамлык телибез.

Декабрь ае ахырында гына Илнур турында «Шәһри Казан. Язмыш» газетасында очерк («Обойга «Илнур 21е китте» дип язып та куйган икән») басылып чыккан иде. Язмабыз дога булып ирешсен. 

Каһарманнарыбызның якты истәлеге күңелләребездә гомерлек сакланыр. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading