16+

Мәктәп укучыларына калькулятор кулланырга рөхсәт ителде

Математика буенча төп дәүләт имтиханын биргәндә мәктәп укучыларына калькулятор кулланырга рөхсәт ителде.

Математика буенча төп дәүләт имтиханын биргәндә мәктәп укучыларына калькулятор кулланырга рөхсәт ителде.

Россия укучылары 2024 елда математика буенча төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) биремнәрен үтәгәндә программалаштырылмаган калькуляторны куллана алачак. Бу хакта бүген Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) сайтында урнаштырылган имтиханның демоверсиясеннән билгеле булды.

"Эшне башкарганда, сез КИМ варианты, линейка һәм программалаштырылмаган калькулятор белән бергә бирелгән белешмә материаллардан файдалана аласыз", — диелә документта.

Элегрәк, шул исәптән агымдагы елда, төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) кысаларында бу предмет буенча биремнәрне үтәгәндә калькуляторны куллану мөмкинлеге булмаган.

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия мәгариф күзәтчелегенең 2023 елга имтиханнар расписаниесен раслаучы уртак боерыгында, имтихан вакытында файдаланырга мөмкин булган укыту һәм тәрбия чараларын билгеләүче бүлектә, математика буенча ОГЭда калькулятор куллану да каралмаган. Ләкин әлеге җайланманы физика, химия һәм биология буенча имтиханнарда кулланырга мөмкин иде.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading