7 нче мартта эш көне бер сәгатькә кыскарачак.
Киләсе атнада Татарстан башкаласында яшәүчеләрне өстәмә ял көне көтә. Бу Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү белән бәйле.
8 нче март – эшләми торган бәйрәм көне, дип искә төшерә Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт. Быел бәйрәм эш атнасы уртасына туры килгәнгә, ял көннәрен күчерү каралмаган.
Сишәмбе, 7 нче мартта, эш көне бер сәгатькә кыска булачак.
Комментарийлар