16+

Матбугат көне уңаеннан "Шәһри Казан" хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Бүген Татарстан матбугаты көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә «Медиапикник» бәйрәме узды. 

Матбугат көне уңаеннан "Шәһри Казан" хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Бүген Татарстан матбугаты көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә «Медиапикник» бәйрәме узды. 

Матбугат хезмәткәрләрен һәм ветеранннарны «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады. «Хөрмәтле коллегалар, һәммәгезне безнең профессионал бәйрәм белән котлыйм! Сезнең арада булып, һәрберегезне күрүемә шатмын. Бәйрәм хисен үзегездә һәрвакыт саклагыз. Бәйрәм белән», – диде Айдар Сәлимгәрәев.

“Шәһри Казан” газетасының реклама белгече Рүзилә Шәмиева белән редакциянең машина йөртүчесе Роберт Шәрипов ТР Массакүләм мәгълүмат чаралары тармагында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Рәхмәт хатына ия булды.

Бәйрәмдә Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин, татар эстрадасы йолдызлары Сөмбел Билалова, Әбри Хәбриев, Зәринә Хәсәншина, Саба кунагы Рисәнә Мостафина һәм башка сәләтле башкаручылар чыгыш ясады. 

Матбугат хезмәткәрләрен мичтә пешкән коймак, пылау һәм башка тәм-томнар белән сыйладылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading