Казнаның бу өлеше нәрсәгә тотылачак?
РФ Министрлар Кабинеты казнадан 1 млрд сум акча бүлде. Әлеге акчалар 8 яшькә кадәр балалары белән “больничный”да утырган әти-әниләргә түләүләр өчен тотылачак.
Яңа төр түләүләр 1 сентябрьдән гамәлгә керә. Аның нигезендә, “больничный”лар хезмәт хакына бәйле рәвештә, 100 процент түләнәчәк. Моңа кадәр балалары авырып, эшкә бара алмаган очракта әти-әниләргә “больничный” эш стажына бәйле рәвештә түләнә иде.
Билгеле булганча, “больничныйларны” әти-әниләргә 100 процент түләүне РФ Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән иде.
Комментарийлар