16+

Миңнеханов җиде татарстанлыга «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды

Тиешле указ Татарстан Рәисенең рәсми сайтында басылып чыккан.

Миңнеханов җиде татарстанлыга «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды

Тиешле указ Татарстан Рәисенең рәсми сайтында басылып чыккан.

Татарстан Рәисе җиде татарстанлыга «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырды. Тиешле указ республика башлыгының рәсми сайтында бастырылды.

Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә һәм озак еллар нәтиҗәле фәнни-педагогик эшчәнлегенә керткән зур өлеше өчен медальгә лаек булды.

Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиевага республикада музей эшен үстерүгә керткән өлеше өчен медаль бирелде.

«Мунча Ташы» татар эстрадасы театры артисты Әнфис Кәлимуллин эстрада сәнгате үсешенә керткән зур өлеше өчен медаль белән билгеләнде.

Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театрының сәнгать җитәкчесе ярдәмчесе Лилия Сысоева, Әлмәт татар дәүләт драма театрының артисты Раушания Фәйзуллина театр сәнгатен үстерүгә керткән өлешләре өчен медаль белән бүләкләнделәр.

«КАМАЗ-Автотранспорт» баш механигы хезмәтенең автомобиль йөртүчесе Алмаз Зыятдинов һәм предприятиенең баш инженеры Вячеслав Мизюкаев һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен медаль алдылар.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Мария Павловага «Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре» исемен бирде. Павлова Татарстан Рәисе экспертлар департаментының икътисади анализ идарәсе башлыгы урынбасары булып эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading