16+

МХОда катнашучы хәрбинең туганнары ЗАГСка милли киемнәрдән килгән

Тәтеш егете, махсус операциядә катнашучы Петр һәм аның сөйгәне Василинаның никахы булган. Яшьләр әйтүенчә, алар инде 9 ел таныш.

Тәтеш егете, махсус операциядә катнашучы Петр һәм аның сөйгәне Василинаның никахы булган. Яшьләр әйтүенчә, алар инде 9 ел таныш.

"Мин Килдеш авылыннан, ирем Богдашкинодан. Хәзер без Казанда яшибез, Петр — хәрби. Күптән түгел ул командировкадан кайтты, МХОда иде", — ди Василина.

Яшь парларны котларга дип кияү ягыннан туганнары чуаш милли костюмнарын киеп килгәннәр, ә кыз ягыннан якыннары мордва костюмнарыннан булган. Милли төсмер гаилә бәйрәменә җылылык биргән, тантанага яктылык иңдергән.
— Башка халыкларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә күнеккәнбез ә хәзер аларның бер өлеше булачакбыз, гаиләләребез берләшәчәк, безнең туганнарыбыз ишәячәк. Һәм, әлбәттә, без нәселне дәвам итәчәкбез, балаларыбызны үстерәчәкбез, - ди яшь пар. 

Родные бойца СВО пришли в тетюшский ЗАГС в национальных костюмах

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading