Бер атна элек табиблар аның ике аяк табанын кискәннәр иде, инде чемпионны ике кул чугыннан да мәхрүм иткәннәр.
Скопировать ссылку
Бер атна элек табиблар аның ике аяк табанын кискәннәр иде, инде чемпионны ике кул чугыннан да мәхрүм иткәннәр.
Роман Костомаровның хәле шәптән түгел... Бер атна элек табиблар аның ике аяк табанын кискәннәр иде, инде чемпионны ике кул чугыннан да мәхрүм иткәннәр.
Табиблар Роман Костомаровны коронавирус белән авырган, диләр. Ул исә үз чиратында, аның бөтен организмына инфекция таралуга (сепсис) китергән. Шуның аркасында спортчының аяк табаннарында: башта – сул, аннан – уң табанындагы тукыма күзәнәкләре үлә башлаган. Табиблар кискен карарга килә: Олимпия чемпионының ике аяк табанын ампутацияләргә... Бер ук вакытта табиблар аның кулларын саклап калу өчен ничек кенә көрәшмәсеннәр, чемпионга ябырылган чир көчлерәк булып чыга. Аның карала башлаган кул чукларын да кисәләр. Көчле некроз Романны ике кулсыз да итә...
-сКостомаровка икенче тапкыр операция ясадылар – дип сөйләгән “KP.RU” хәбәрчесенә медицина вәкиле.
Комментарийлар