16+

Пилотсыз очкычлар Татарстанның күрше төбәгенә һөҗүм иткән

Пилотсыз очкычлар Киров өлкәсенең Котельнич шәһәрендә нефть продуктларын саклау савытына һөҗүм иткән.

Пилотсыз очкычлар Киров өлкәсенең Котельнич шәһәрендә нефть продуктларын саклау савытына һөҗүм иткән.

Бу хакта Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов белдерде.

"Берничә минут элек Котельничка БПЛА очып килде. Пилотсыз очкыч нефть продуктларын саклау савытына һөҗүм итте",-дип яза ул үзенең телеграм-каналында.

Һәлакәт аркасында беркем дә зыян күрмәгән, янгын чыкмаган. Губернатор сүзләренчә, вәзгыять контрольдә. Урында Котельнич башлыгы Олег Исмаилов һәм профильле хезмәтләр эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading