16+

Путин һәм Трамп арасында сөйләшү булырмы?

Ике лидер арасында сөйләшү булырмы-юкмы, беркем дә төгәл итеп әйтә алмый. Әмма гади халык көтә.

Ике лидер арасында сөйләшү булырмы-юкмы, беркем дә төгәл итеп әйтә алмый. Әмма гади халык көтә.

Массакүләм мәгълүмат чараларындагы Путин һәм Трампның Төркиядә планлаштырылган сөйләшүләре турындагы версияләр имеш-мимеш булып тора, дип белдергән РИА Новостига Төркия лидеры администрациясендәге чыганак.

Шул ук вакытта, аның мәгълүматы буенча, Әнкара Мәскәү, Киев һәм көнбатышка Украина буенча арадашчылыкка әзер булуы турында хәбәр иткән.

"Яңа сайланган АКШ Президентының һәм аның командасы әгъзаларының Россия белән турыдан-туры элемтәләрне торгызу теләге турындагы белдерүләрен күрәбез. Әлбәттә, без мондый мөнәсәбәтне хуплыйбыз һәм Америка Кушма Штатларының сайланган Президентын вазыйфасына керешүе белән котлыйбыз", - дигән Владимир Путин "Москва. Кремль. Путин" тапшыруында.

Дәүләт башлыгы Россия беркайчан да сөйләшүдән баш тартмады, әмма бер шарт куйды: тигез хокуклылык һәм үзара хөрмәт. Хәер, артык берни дә юк – нормаль мөнәсәбәтләр һәрвакыт үзара мөнәсәбәтләргә корыла бит. 

"Диалог тигез хокуклы һәм үзара ихтирамлы нигездә төзеләчәгеннән чыгып эш итәбез. Сөйләшү безнең илләрнең мөһим ролен исәпкә алып корылырга тиеш", - дип белдерде РФ Президенты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading