16+

Путин «наливайкаларга» каршы көрәшү турындагы канунга кул куйды

Владимир Путин «наливайкалар» белән көрәшү буенча төбәкләрнең мөмкинлекләрен киңәйтүче канунга кул куйды.

Владимир Путин «наливайкалар» белән көрәшү буенча төбәкләрнең мөмкинлекләрен киңәйтүче канунга кул куйды.

Документ хокукый актларның рәсми сайтында урнаштырылган.
 
Әлеге канун кысаларында Федерация субъектларына хәмерле эчемлекләр сатуга өстәмә чикләүләр кертергә рөхсәт итә. Бу шул исәптән күп фатирлы йортларда һәм аның тирәсендәге территорияләрдәге гомуми туклану нокталарына да кагыла.

Аерым алганда, рестораннардан, барлардан, кафелардан һәм буфетлардан тыш, аз алкогольле эчемлекләр — сыра, сидр, пуаре, баллы эчемлекләр сату тыелачак.

Моннан тыш, төбәкләр күп фатирлы йортларда һәм тирә-як территорияләрдә урнашкан рестораннардан тыш, барлык алкоголь продукциясен гомуми туклану нокталарында сату вакытын чикли алачак. Элек алар көчле хәмерле эчемлекләр сатуны гына чикли алган.

Документта алкоголь продукциясенә таләпләрне катгыйландыру турында да сүз бара.

Мәсәлән, яңа кабул ителгән канун буенча, әгәр бу дәүләт стандартлары һәм техник регламентлар таләпләрендә каралмаган булса, сатып алынган сырадан сыра эчемлекләре җитештерү һәм аларга этил спирты өстәү тыела. Шулай ук кулланучыларны продуктның төре һәм аның составы турында ялгыш фикергә китерүче атамаларны куллану тыела. Бу «Мистер Сидр» кебек суррогат алкоголь белән массакүләм агулануны булдырмау өчен эшләнә.

Канун 2024 елның 1 апреленнән үз көченә керәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading