16+

"Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башланды

23 мартта Рамазан аеның беренче көнендә, Татарстанда күпьеллык гадәт буенча "Рамазан – изге гамәлләр ае" дип исемләнгән хәйрия марафоны башланып китте.

23 мартта Рамазан аеның беренче көнендә, Татарстанда күпьеллык гадәт буенча "Рамазан – изге гамәлләр ае" дип исемләнгән хәйрия марафоны башланып китте.

Ел саен игълан ителә торган бу акция ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда. Бу изге айда мохтаҗларга һәм авыруларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелә һәм инсанны Аллаһ Тәгаләгә якынайта.

Быел да Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга ярдәм күрсәтәчәк, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырачак, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар оештырачак, мохтаҗлар файдасына фитр-сәдака, фидия һәм зәкәт җыеп таратачак.

Быел акция барышында түбәндәге башлангычлар тормышка ашырылачак: 

1) Авыру балаларга ярдәм итү.

Узган елда «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе кысаларында 20 балага ярдәм күрсәтелде. 2023 елда Рамазан аенда “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләрдән шулай ук 20 авыру балага булышырга ниятли.

2023 ел Рамазаны геройлары:  

1) Кәбирова Илзира, 11 яшь. Аның диагнозы – умыртка мусскуллары атрофиясе, умыртка баганасы 3-4 нче дәрәҗәдә кәкрәйгән. Илзира сау-сәламәт булып туган һәм 7 айга кадәр гадәти бала булган. Соңрак әти-әнисе аның – таяна һәм аягына баса алмый башлавына игътибар итә. Ике ел дәвамындагы тикшеренүләрдән соң аңа умыртка мусскуллары атрофиясе дигән диагноз куела. Хәзер Илзирага 11 яшь. Аның мускуллары бик зәгыйфь, утыра да, йөри дә алмый. Әти-әниләре аны ике ай саен массажга һәм дәвалау физкультурасына йөртергә тырыша. Илзираның әти-әнисенә финанс яктан ярдәм итү өчен, "Зәкят" хәйрия фонды 60 000 сум күләмендә акча җыя.

2) Насыйбуллина Майя, 8 яшь. Аның диагнозы –  дезагригацион тромбоцитопатия. Әнисенең йөклелек чоры җиңел булмаган – ул Майяны авырлык белән күтәргән. Шуңа күрә Майя үсеш ягыннан яшьтәшләреннән бераз калыша. Туганнан бирле кызның тәне гел күгәреп тора. Бары тик 5 елдан соң гына аңа дезагригацион тромбоцитопатия дигән куркыныч диагноз куела. Гади генә әйткәндә, баланың каны оемый. Бу вакыт эчендә Майя ике тапкыр канын югалта. Кызга тикшеренергә һәм тернәкләнү узарга кирәк. Ә болар бик кыйммәткә төшә. Гаиләдә Майядан башка тагын бер бала – абыйсы бар. Әнисе аларны берүзе тәрбияли. Барлык акча даруларга, балаларны дәвалауга һәм тәрбияләүгә китеп бара. "Зәкят" хәйрия фонды, бу гаиләгә ярдәм итәр өчен, 60 мең сум күләмендә акча җыя.

3) Герасимов Андрей, 6 яшь. Аның диагнозы башына су җыелу белән бәйле (внутренняя постгеморрагическая гидроцефалия). Андрейга баш куышлыгындагы суны чыгару өчен операция ясалган. Шулай ук краниостеноз (баш сөягенең баш мие урнашкан өлеше үзгәреш кичергән), үзәк нерв системасы зарарлану, аутизм (РАС), сулыш органнары җитлекмичә туу белән бәйле авырулары бар. Андрей туганнан бирле тормышка ябышып яши. Аңа алты ае тулганчы, гел реанимациядә ятарга туры килә. Аннан соң ул берничә айга үпкәләрне ясалма рәвештә җилләтү аппаратына тоташтырыла. Бәләкәй Андрей 3-4 яшенә кадәр сулыш органнары җитлекмичә туу һәм үпкәләрендә куыклар барлыкка килү аркасында гел сакланып (изоляциядә) яши. Әнисе акрынлап тернәкләнү курсларына йөртә башлагач, баланың шатлыгы эченә сыймый. Андрей бик хәрәкәтчән, тормышны яратучы бала, кешеләр белән аралашырга ярата. Авырулары күп булу, баш мие зарарлану һәм күп еллар сакланып яшәү сәбәпле, аның үсеше тоткарлана, җәмгыятькә җайлашып бетә алмый. Андрей бик мәгълүматны тиз отып ала, дәресләрне бик ярата. Аңа тернәкләнү узу өчен, "Зәкят" фонды 60 000 сум акча җыю турында хәбәр итә.

Балаларга ярдәм итүнең 4 юлы бар, моның өчен сылтама буенча күчегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading